Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр! Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләр юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Әти-әниләр, өлкән яшьтәге ихтирамга лаеклы кешеләр балаларыбыз белән һәрвакыт горурланык, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәек. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Балаларыбыз – безнең киләчәгебез!
Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде. Тәрбиячеләр балаларга ачык һавада төрле кызыклы уеннар уйнаттылар, спорт ярышлары,флэшмоп үткәрделәр. Балаларга бәйрәм бик ошады.