Балалар Сабантуе.

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Сабантуй - язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрелә торган милли бәйрәмебез. Шушы көннәрдә безнең балалар бакчасында да милли  бәйрәмебез - Сабантуе булып узды. Тамашачылар буларак кечкенә  группа балалары һәм тәрбиячеләр  чакырулы иде. Сабантуйда моңаеп торучылар булмады. Һәр бала  ярышларда үзләренең көчләрен сынады. Балалар капчык киеп йөгерү, кашыкка  йомырка салып йөгерү, канат тарту, зур галош киеп йөгерү  кебек  төрле уеннарда бик теләп катнаштылар. Соңыннан лотарея уены уйнатылды- бер бала да бүләксез калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International