Әлеге көн уңаеннан Шәтке авылы китапханәчесе Шәтке балалар бакчасында кунакта булды. Ул баларга “ Урман тарихы” дип исемләнгән китап- күзәтү үткәрде. Балалар урманда яшәүче җәнлекләр белән таныштылар. Алар матур, рәсемле китапларны бик яратып карадылар. Күбесен укырга алып тордылар.