1 июнь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Балачак - иң самими чак" дип исемләнгән бәйрәм мероприятиясе - балалар иртәсе үткәрелде. Бу балалар иртәсендә балалар үзләренең яраткан шагыйрләренең шигырьләрен, поэмаларын, әкиятләрен сөйләделәр, кечкенәдән яраткан әкиятләре һәм башка китаплары буенча үткәрелгән викторинада катнаштылар. Ахырдан нәтиҗә чыгарылды һәм җиңүчеләр билгеле булды.