2 июнь көнне Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова мәдәният йорты директоры Р.Фаляхова белән берлектә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Укыйбыз, уйныйбыз, сәламәтлекне ныгытабыз» дип исемләнгән конкурслы күңел ачу чарасы уздырдылар. Балаларга җәйнең беренче көнендә бөтен дөньяда уздырылучы бәйрәм тарихы турында сөйләдек, алар уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар, җәй, дуслык турында шигырьләр сөйләделәр. Бу көнне балалар үзләре теләгән һәм кирәкле китапны гына түгел, ә эчендә бүләк белән төрелгән китапларга да ия булдылар. Яңгырлы көн булуына да карамастан, балалар бик теләп күңел ачтылар. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр, баллы призлар белән бүләкләнде. Барлык балаларны да җәйге каникул чорында ешрак китапханәгә йөрергә, китапханә уздырган төрле чараларда актив катнашырга, кызыклы һәм дөньяны танып-белергә өйрәтүче китаплар белән танышырга чакырды.