Бу шатлыклы бәйрәм балалар өчен генә түгел, ә өлкәннәрнең дә балачакларын искә төшерә торган иң истәлекле бәйрәм санала. Баландыш "Кояшкай" балалар бакчасы хезмәткәрләре, мәдәният йорты һәм авыл китапханә хезмәткәрләре белән берлектә "Бәхетле балачак" дигән бәйрәм уздырдылар. Чарада балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашты.