5 нче июнь көнне, Теләче урта мәктәбендә, районыбызның барлык 9 нчы сыйныф укучылары “ Математика” фәненнән төп дәүләт имтиханы тапшырдылар . Алда сынаулар дәвам итә. 7 нче июньдә – история, география, химия һәм физика фәннәре буенча, һәм 9 нчы июнь көнендә җәмгыять белеме буенча имтиханнар язачаклар. Уңышлар телибез сезгә, балалар !