5 июнь көнне Айдар авылы мәдәният йортында «Туган як почмагы» дип аталган туган якның табигатен чагылдыручы урыннардан торган фотокүргәзмә куелды.

2018 елның 8 июне, җомга

Һәр кешенең үзенең туган ягы, гаҗәеп табигате, искитмәле урыннары белән аерылып тора. Туган як -дөньяда кабатланмас һәм бердәнбер була. Туганнарны, танышларны балачактан күңелгә сеңгән урыннары —үзенең матурлыгы белән сихерли. Искиткеч күренешләре,елгалары, сулыклары,иртәнге чык тамчылары һәм җылы кояш нурлары- болар барсыда  фотосүрәтләрдә чагыла. Фотокүргәзмә – ул гап-гади күренешләрне, табигатьнең матурлыгын күрсәтеп халык йөрәгенә бу омтылышы җәлеп итү максатыннан эшләнә.Туган-якны өйрәнү, ярату һәм дә саклау теләге дә исәпкә алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International