Шуларның берсе – асфальтка төсле акбурлар ярдәмендә рәсемнәр ясау. 6нчы июнь көнне безнең Теләче 2нче балалар бакчасы тирәсендәсендәге кара асфальтта төрле төстәге бизәкләрдән, балаларның рәсемнәреннән торган галерия барлык теләүчеләргә үзенең ишекләрен ачты. Төсле акбурлар ярдәмендә нинди генә сурәтләр төшермәделәр балалар асфальтка. Кечерәк малайлар һәм кызлар кояш, салават күпере, автомобиль сурәтләсәләр, зур төркемгә йөрүче балалар бергәләшеп төрле темаларны яктырткан тематик рәсемнәр ясадылар.