Юбилярны котладылар

2018 елның 8 июне, җомга

2018 елның 2 июнь көнендә Кукчә авылында яшәүче тыл ветераны Фаттахетдинова Мансура Шәмсетдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мансура апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Алан авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International