Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә уку елы тәмамлангач балалар өчен Сабантуй үткәрү традициясе яшәп килә.Бу бәйрәм Халыкара балаларны яклау көненә багышлап үткәрелә. Һава шартлары начар булу сәбәпле, спорт ярышлары спорт залында үтсә дә, балалар бик канәгать калдылар. Беркем дә бүләксез һәм тәм- томсыз калмады.