Укучыларыбыз китап күргәзмәсе аша бөек язучының әдәби дөньясына сәяхәт кылдылар, аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, балачак тормышының кызыклы фактлары турында белделәр. Шулай ук Саратов исемендәге балалар һәм яшьләр өлкә китапханәсе уздырган «Читаем Пушкина вместе» акциясе кысаларында шагыйрьнең шигырь һәм әкиятләрен кычкырып уку оештырылды. Очрашу азагында чарада катнашучы һәркем «Интересные факты о Пушкине” буклетына һәм әкиятләре, шигырьләре тупланган белешмәлеккә ия булдылар.