5 июнь - Халыкара әйләнә-тирә мохитне саклау көне буларак билгеләп үтелә.

2018 елның 8 июне, җомга

Шушы бәйрәм уңаеннан, Алан авылы китапханәсенең китап укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре «Ыркыя чишмәсен” һәм “Шалтырама чишмәсен” чистарту буенча өмә оештырдылар.Чишмә бит ул-үзе бер тере дөнья, анда авылның тарихы, аерым кешеләрнең тарихлары, ачылып бетмәгән серләр саклана. Шуңа күрә, табигатьнең кешелек дөньясына бүләк иткән  байлыгын сакларга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Эш азагында, китап укучылар белән чишмәләрнең килеп чыгу тарихы турында әңгәмә үткәрелде, алар белән бәйле вакыйгалар сөйләнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International