6 июнь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә язучы һәм публицист Флүс Латыйфиның тууына 75 ел тулу уңаеннан "Иҗатка тугрылык" дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм әдәбияткә күзәтү үткәрелде.
Флүс Латыйфи - "Хыянәт" (1991) һәм "Ишелеп төшкән бәхет" (1999) романнары, күпсанлы повестьлар һәм хикәяләр, очерклар һәм публицистик язмалар авторы. Әдипнең иҗаты, татар әдәбияты өчен аеруча тансык тарихи һәм фәнни - фантастик жанрларны колачлау белән бергә, заманыбызның үткен мәсьәләләрен киң яктыртуы аша да игътибарны җәлеп итә. Ул - дистәгә якын китап авторы.
Ул - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты.