Теләче балалар китапханәсендә «Балалар газетасы» дип исемләнгән китапханә газетасы чыга башлады.

2018 елның 8 июне, җомга

Аның беренче чыгарылышы 7 июньдә булды. Газета кварталга бер мәртәбә А3 форматында чыгачак. Анда даими эшләүче һәм яңа сәхифәләр булачак. Газетаның беренче санына: «Юбиляр язучылар», «Бәйрәмнәр», «Безнең акциялар», «Юбиляр китаплар» һ.б. кертелде. Китапханә эшчәнлеген, андагы вакыйгаларны, китапханәдә үткән мөһим чараларны, бәйрәмнәрне, юбилейларны яктыртып барып без үзебезнең басманы укучыларыбыз өчен максималь дәрәҗәдә кызыклы һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан күркәм итәргә омтылачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International