6нчы июнь көнне рус теле көне һәм бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган көне уңаеннан, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда рус теленә карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү максаты белән, Теләче 2нче балалар бакчасында төрле кызыклы чаралар узды. Тәрбиячеләр балалар белән рус телен матур итеп сөйләшә белү, рус теленең кеше тормышында тоткан урыны турында әңгәмәләр уздырдылар. Шулай ук төркемнәрдә А.С Пушкин әсәрләреннән китап күргәзмәләре оештырылган иде.Тәрбиячеләр балалар белән бергә Пушкин әкиятләрен дә искә төшерделәр.