Утырышның көн тәртибендә участок сайлау комиссияләрен формалаштыру һәм аларның рәисләрен билгеләү мәсьәләләре каралды. Теләче районы территориаль сайлау комиссиясе карарлары белән 27 участок сайлау комиссиясе формалашты һәм аларның рәисләре билгеләнде. Бу чарада Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов һәм район башлыгының урынбасары А.Г.Фатхуллин катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Узган Россия Президентын сайлау кампаниясендә актив эшләгән участок сайлау комиссиясе рәисләренә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.