Ул өзлексез белем бирү эшчәнлегендә һәм режим вакытларында киң кулланыла. Шушы көннәрдә «йорт хайванннары» атналыгы билгеләнеп үтелде. Балалар дидактик, сюжетлы,бармак, театр уеннарын яратып уйнадылар. Атнаның соңгы көнендә кызыклы квест уздырылды. Бу уеннар бердәм булып, дус-тату булырга, җәнлекләрне яратырга өйрәтә. Балалар бакчасыннан ук авыл хуҗалыгы, табигать байлыклары белән кызыксынган кеше, табигатне үз туган нигезедәй саклар, яклар дип ышанасы килә.