19 июня в Тюлячинском д/с №2 прошел праздник Сабантуй.

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме.Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу.

     Теләче 2нче балалар бакчасында  19нчы июнь көнне зурлап Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә балалар кашыкка йомырка салып йөгерү,  аркан тартышу,тупта сикерү, чүлмәк вату кебек уеннарында катнаштылар. Бакчабызга йөрүче нәни сабыйлар да, бәйрәмнән читтә калмады: алар бер-берсе белән йөгерүдә көч сынаштылар. Бәйрәм уеннар белән берлектә милли биюләр, җырлар белән үрелеп алып барылды. Бу көнне балалар бакчасында чын бәйрәм рухына төренгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International