Хәзерге вакытта киӊ таралган замана чире булып наркотиклар тора. Бүгенге көндә яшь буын әлеге чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш. Әлеге акция кысаларында үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. һәм авыл фельдшеры Давлетшина Р.белән берлектә сәламәт яшәү рәвеше турында Иске Җөри мәктәбе каршында эшләп килуче хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар белән әңгәмә алып бардылар. Йомгак ясап, Рузия Мансуровна зарарлы матдәләрнеӊ кешегә һәм аныӊ сәламәтлегенә нинди зыян китерүен һәм куркыныч тудыруы турында сөйләде.