22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе — Бөек Ватан сугышы башланган көн.

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Бу көн Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаган солдатларны, сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннарны кабат хәтерләрдә яңарта. Әлеге күренекле дата уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе  "Хәтер төпләрендә утлы күмер" дип исемләнгән   хәтер  сәгате  уздырды. Китапханәче балаларга яшүсмерләрнең тылдагы авыр хезмәтләре, аларның партизан отрядларында һәм фронттагы батырлыклары турында сөйләде.  Укучылар сугыш турында язылган шигырьләр  укыдылар, сугыш турындагы әсәрләргә күзәтү ясалды. Чара азагында  һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International