Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә хәтер сәгате үткәрелде. Очрашуга «Ахирәтләр мәҗлесе” һәм «Хыялый балачак” берләшмәсе чакырылды. Очрашу  барышында китапханә каршындагы обелискка веноклар куелды һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алынды, шул ук вакытта укучылар обелиск янында сакта тордылар. Китапханәдә “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк”, “Җиңүебез елъязмасы”  дип исемләнгән күргәзмәләр куелды һәм аларга күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International