25 июнь көнне, Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан, Үзәк бистәсендә урнашкан «Солнышко» җәйге лагерында «Откроем дверь в зеленый мир» дигән экологик сәгать үткәрелде.

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Әлеге сәгатьнең максаты – әйләнә – тирә тере табигатькә рәхимлелек, игътибарлылык һәм сакчыл караш тәрбияләү, балаларны «экология», «экологик куркынычсызлык» төшенчәләре белән таныштыру иде.

Биредә нәни китап укучыларыбызның игътибары экологик проблемаларга юнәлтелде, тирә – як мохитнең пычрануы турында материаллар белән таныштырылды һәм кешенең табигатькә салган зыяны хакында аңлатылды.                              

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International