22 нче июнь хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Баландыш авыл китапханәсе мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры балалары белән «Һәрвакыт булсын кояш» дигән патриотик сәгать уздырды. Китапханәче балаларга сугышның халкыбызга авыр сынаулар, бик зур кайгылар алып килүен,авыр хезмәтнең яшүсмерләр һәм балалар , тылда эшләүчеләр җилкәсендә булуын сөйләде. Сугыш турында шигырьләр искә алынды. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Балалар китапханәдә булган сугыш турындагы китаплар белән таныштылар.