22нче июнь көнне Теләче 2нче балалар бакчасында, балаларның юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләнүен кисәтү һәм балаларда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрүгә җаваплы караш формалаштыру максатыннан, ЮХИДИ инспекторлары «Без куркынычсыз юл хәрәкәте яклы» исемле акция үткәрде. Акция кысаларында инспекторлар авыл урамы буенча экскурсия үткәрделәр һәм экскурсия барышында юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр, транспортта һәм юлда балаларга үзләрен ничек тотарга кирәклеген искә төшереп үттеләр. Чара барышында инспекторлар белән берлектә балалар узып баручы җәяүлеләргә юлда йөрү кагыйдәләре язылган белешмәлекләр өләштеләр.