«Мы говорим здоровью: ДА!» акция кысаларында һәм Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен 26 июньдә билгеләп үтәләр. Шул уңайдан 24 июньдә Шармаш авыл китапханәсендә «Наркомания и подросток: опасность и последствия» дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә наркомания проблемасына багышланган мәкаләләр, китаплар, брошюралар, журналлар урын алды.