25нче июннән 29 ына кадәр Теләче 1нче номерлы балалар бакчасында үзебезнең тирәлектә үсүче төрле үсемлекләр белән танышу һәм аларны өйрәнү атналыгы үткәрелде.

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Атналык барышында балалар үсемлекләрне рәсемнәрдән, презентация слайттан карау һәм тану, аларның исемнәрен дөрес әйттерү эшләре алып барылды. Урамга чыгып бакчада күзәтүләр үткәрелде. Бу көннәрдә режим моментларда, шул күзәтүләрдән чыгып, үсемлекләрнең, чәчәкләрнең рәсемнәрен ясау, кәгазьдән кисеп ябыштыру, әвәләп ясап, балалар белемнәрен ныгыттылар. Шушы эшләр аша балаларда табигатькә һәм аның үсемлекләренә сакчыл караш, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International