Элеге чарада Арча, Буа, Саба, Менделеевск, Балтач, Кукмара һәм Теләче районарыннан 7 команда катнашты. Командалар көрәш, мини-футбол, волейбол, гер күтәрү, җиңел отлетика, дартс, озынлыкка сикерү, канат тарту төрләре буенча көч сынаштылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Арча районы командасы 1 нче, Кукмара районы 2 нче, Теләче районы командасы 3 нче урынны яулады.