Лагерьлар эшен башлады.

2018 елның 10 июле, сишәмбе

2  нче июль көнне Теләче урта мәктәбендә “ Дуслык” мәктәп яны сәламәтләндерү лагере белән  хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Лагерларда балаларның  иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан,  төрле уеннар һәм чаралар үткәрелә. Саф һавада хәрәкәтле уеннар һәм спорт ярышлары балаларның  сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәчәк. Беренче көнне эш башлануын район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Г. Р. Шакирова күзәтеп  китте. Ялларыгыз күңелле үтсен, балалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International