Табигать турында китап уку - балаларга үзебез яшәгән дөньяны күбрәк белергә, аны яратырга өйрәтүче бер алым булып тора.

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Китаплар табигатьнең барлык серләрен ачарга булыша, аның  серле почмаклары белән таныштыра, әйләнә- тирә дөнья матурлыгын тасвирлый.  28 июнь көнне, балаларда экологик культура тәрбияләү максатыннан, Айдар авыл китапханәсе  табигатьтә "Табигать сукмагыннан китап белән " дип исемләнгән экологик әдәби десант " оештырды. Укучылар табигатьнең  мавыктыргыч якларын чагылдырган язучыларыбызның әсәрләре буенча сәяхәт кылдылар, аның матурлыгына сокландылар, табышмакларга җавап бирделәр. Безнең экологик десантның максаты: табигатьне  рәнҗетмәскә, аны сакларга һәм якларга.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International