Китапханәче Галимуллина Кәүсәрия китапханәнең китап саклау урыны булуын, анын нәрсә өчен кирәклеген һәм җәмәгать урынында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты.
Балалар почмагы аеруча да кызыксыну уятты. Балалар китапларның урнаштырылу тәртипләре белән таныштылар. Алар китап-уенчыклар һәм энциклопедияләрне карап чыктылар.
Әлеге экскурсия балаларда зур кызыксыну уятты.