Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында "Янгын куркынычсызлыгы" көне үтте.

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Тәрбиячеләр балаларга янгынның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында сөйләделәр, слайдлар карадылар. Янгын булган очракта үз-үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында фикер алыштылар. 03 июль көнне балалар янгын сүндерүчеләр белән очраштылар. Балалар янгын сүндерүчеләргә бик күп сораулар бирделәр. Янгын сүндерүчеләрнең хезмәтен күргәч, малайлар, үскәч мин дә, янгын сүндерүче булам дигән теләкләрен белдерделәр. Балаларны эчкерсезлелекләре янгын сүндерүчеләрнең йөзләрендә елмаю хисе уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International