Берләшмәгә йөрүчеләр яшьләрнең наркотик матдәләр куллануының сәбәпләре белән таныштылар, әгәр танышлары яки дуслары наркотикларга тартылганда үз-үзеңне ничек тотарга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеген белделәр. Чара ахырында, алар сәламәтлекләренең бары тик үз кулларында булуын аңладылар һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга дигән карар кабул иттеләр.