4 июль көнне Теләче муниципаль районының ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Әзерлекне тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык төлек идарәсе җитәкчесе-Р.Х.Низамутдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы хәм азык төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.
Ашлык сугу комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның документлары хәм йөртү рөхсәте шулай ук, хәрбер комбайн герметизацияләнгәне, дөрес итеп көйләнүве тикшерелде.
Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән), комбайнерлар махсус эш киемнәре, яктылык кайтаручы жилетлар белән хәм аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.
Ашлык җыю комбайннарын техник карауга яхшы итеп әзерләгән: Акрос-530-комбайнеры Набиуллин Рөстәм (ярдәмчесе – Якупов Тимур), Акрос-550-комбайнеры Нигматзянов Марат (ярдәмчесе – Миннебаев Фәнис).