Анда балалар өчен көтелмәгән очрашу булды: алар “Татарстанның атказанган артисты” Азат Тимершаех белән очраштылар. Артист белән бергәләшеп, комплексның хуҗасы Рифкат З. җитәкчелегендә, комплекста урнашкан музей белән таныштылар һәм борынгы патефонга пластинкалар куеп, Илһам Ш. җырларын тыңладылар. Ахырдан балалар кунаклар белән бергәләшеп фотога төштеләр. Сәнгать кешесе белән көтелмәгән очрашу балалар күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды.