5 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Таң» хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде. Комбайннарның әзерлеген тикшерү вакытында, хәрбер механизм эшләтелеп каралды, ике механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның документлары хәм йөртү рөхсәте хэм шулай ук хәрбер комбайн герметизацияләнгәне, дөрес итеп көйләнүве тикшерелде.
Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде.
Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма, су хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән.
Әзерлекне тикшерүдә Үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.