Шушы девиз астында, Баландыш мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәләргә йөрүче балалар белән, 5 нче июль көнне, туган як табигатенә экскурциягә кузгалдык. Бу сәяхәт елгалар-таулар аша булса да, балаларга бик ошады. Алар һәр елга, тау, атау, ерганак һәм башка билгеле урыннарның исемнәре-атамалары килеп чыгыш тарихы белән танышып үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар. Сәяхәт тау битеннән җиләк җыю һәм алып килгән күчтәнәчләрдән авыз итү белән төгәлләнде.