Теләче урта мәктәбендә оешкан "Патриот" хезмәт һәм ял лагеренда ял итүче балалар мәктәп яны бакчасында эшне дәвам итәләр. Балалар мәктәп бакчасында түтәлләргә сулар сибәләр, чүп үләннәрен утыйлар. Географик мәйданчыкны ремонтлыйлар. Мәктәп лагеренда балалар коллектив белән яшәргә, эшләргә өйрәнәләр.