"Спорт сәламәтлек чыганагы" атнасы барышында балалар белән төрле спорт уеннары, ярышлар, сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча викториналар үткәрелде. Балалар уеннар аша җитезлектә, өлгеректә көч сынаштылар, сәламәт булу өчен ни эшләргә кирәклегенә төшенделәр.