Тарихта беренче мәртәбә ФИФА 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты безнең илебездә бара. Шуңа күрә бу чемпионат һәр россиялеләр тормышында мөһим вакыйга булды. Футбол- хәтта битарф кешеләрне дә үзенә тартты, якынайтты. Безнең Айдар авыл мәдәният йортында да чемпионат шаукымы эссез үтмәде. 7 июль көнне- мәдәният йорты директоры балалар һәм яшүсмерләр өчен «Футбол - бөек уен» дип исемләнгән спорт-танып белү программасы әзерләде. Әлеге чара ачык һавада- табигатьтә 13.00.сәгатьтә россия гимнын искә алу белән башланып китте. Чара интеллектуаль уеннар, «Туп алып бару эстафетасы », « Парлап туп белән чабу», «Күз бәйләп туп ату», «Пенальти» һәм башка спорт бәйгеләре белән дәвам итте.