Җәй айларында кеше тиешенчә ял итсә, ел буена көч туплый, яхшы кәеф ала, иммунитетны ныгытып калдыра. Айдар мәдәният йорты җәйге ялларны күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештыра белә . Кече яшьтәге балалар һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен җәйге яллар бик зур әһәмияткә ия. 6 июль көнне көндезге 13 сәгатьтә мәдәният йортына җыелып җәйге күңел ачу, табигатьтә ял итү йөзеннән сәяхәт оештырылды. Балалар табигать кочагында онытылып, күңелләре булганчы уйнадылар: көлештеләр, шатландылар, тирә-яктагы матурлыкка сокланып туймадылар. Әлеге сәяхәть аша без балалар күңелендә зур куаныч, табигатькә сакчыл караш кирәклеген җиткерә алуыбызга чиксез шатбыз.