Балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру-китапханә эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора. Бары тик җәйге каникул чорында гына балаларны китапханәгә мөмкин кадәр күбрәк тартырга, кызыксынуларын арттырып, китапка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә мөмкин. 6 июль көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балаларны “Җәйге рюкзакта китаплар” исемле библиопикникка чакырды. Рюкзакка яраткан китапларын, тәмле күчтәнәчләр һәм “яхшы кәеф” салып походка кузгалдылар.
Балалар ачык һавада китапханәче белән бергә китап укыдылар, әдәби конкурсларда катнаштылар, күңелле уеннар уйнадылар. Җәйнең һәм җәйге каникулның иң кызган чагы, ни өчен аны күңелле һәм файдалы итеп үткәрмәскә!