Сауш авылы китапханәчесе 7 июль көнне китапханә активлары белән берлектә, табигать кочагына экскурсия оештырды.

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Экскурсия вакытында балаларның укыган китаплары аша авылыбыз кырларында, болыннарында үсүче усемлекләр белән таныштырылды, дару үләннәре җыелды, агач төрләренә игътибар бирелде. Шулай ук балалар үзләренең табигать темасына укыган китапларын искә төшерде, табышмакларга җаваплар бирделәр. Экскурсия бик күңелле булды, каникулның бу көне балалар күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International