Походтан бары тик яхшы тәэсирләр белән генә кайтыр өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш. Айдар авыл китапханәчесе табигатькә чыгар алдыннан балаларны үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды һәм "Табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәсен белергә тиеш һәркем" дип исемләнгән белешмәлекләр таратты.