Толстой китаплары игелекле, игътибарлы, кайгыртучан һәм зирәк булырга өйрәтә. 5 июль көнне Айдар авыл китапханәсендә «Лев Толстой – балаларга» дип исемләнгән кычкырып уку сәгате үткәрелде. Чара барышында китап күргәзмәсе янында язучының тормышы, иҗаты белән таныштырылды. Кычкырып уку өчен әсәрләре “Слива төше” китабыннан алынды.