Шуларның берсе Комаровка авылында урнашкан. Бу чишмә бик күп еллар инде Комаровка авылы халкы өчен генә түгел Теләче авылы халкы өчен дә саф , салкын су чыгынагы булып тора. 2016 елны җирле үзидарә һәм авыл халкы ярдәме белән бу чишмәне төзекләндерү эшләре алып барылды.
Яңартылган чишмәне күрсәтү максаты белән, зурлар төркеме тәрбиячеләре 9нчы июль көнне балалар өчен экскурсия оештырдылар.Экскурсия барышында балалар чишмәнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук тәрбиячеләре аларга табигый сулыкларны сакларга, аларны пычратмаска кирәклеге турында да яңадан бер кабат искәрттеләр.Балаларның чишмә буена ясаган сәяхәте бик күңелле узды.