Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар полиция бүлекчәсенә экскурсиягә бардылар.

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Тәрбиячеләр тарафыннан мондый экскурсияләр даими оештырыла,чөнки бала тирә-як, андагы мохит белән якыннан таныш булырга тиеш. Алар анда полиция машинасы белән таныштылар, тәрбияче машинада язылган телефон номеры, аның нәрсәгә кирәклеге турында аңлатып китте,полиция хезмәткәрләре үз хезмәтләре белән якыннан таныштырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International