Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгында ашлык җыю ком-байннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

         11 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгында ашлык  җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

         Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән  тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.

         Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы  кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән), комбайнерлар махсус эш киемнәре, яктылык кайтаручы жилетлар белән хәм аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.

          Әзерлекне тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе - Р.Х.Низамутдинов, Үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсе  белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.   

         Ашлык җыю комбайннарын техник карауга яхшы итеп әзерләгән: Джон Дир комбайны - комбайнеры Габдуллин Ильфат (ярдәмчесе – Габдуллин Алмаз), Мега-360 комбайны - комбайнеры Мазарченков Владимир (ярдәмчесе – Мазарченков Владислав).

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International