Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгында комбайннарның әзерлеген тикшерү - дәүләт техник карау белән берлектә үткәрелде.

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

         10 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Алан» территориясында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

         Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист-машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.

         Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын  куркынычсызлыгы  кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер  комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма  хәм башка кирәк – ярак белән), комбайнерлар махсус эш киемнәре, яктылык  кайтаручы жилетлар белән хәм аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.

Әзерлекне тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе- Р.Х.Низамутдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсе  белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International