Балаларның китапханәгә беренче генә тапкыр килүләре түгел, шуңа күрә, әлеге җитди һәм кызыклы урында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән алар яхшы таныш.
Бу көнне «Смешарики» кызыксындыру клубы, балаларны «Әкият белүчеләр һәм китап яратучылар» танып - белү викторинасына җыйды. Биредә җәнлекләр турында китаплар укылды һәм әкиятләр искә төшерелде. Әкиятләрнең күбесе балалар бакчасыннан ук таныш! Викторина тәмамланганнан соң безнең тиктормаслар җәйге күргәзмә белән таныштылар, журналлар һәм китаплар актардылар.
Һәрвакыттагыча, китапханәдән берсенең дә китәсе килмәде! Очрашу истәлеге итеп, китапханә хезмәткәрләре үзенең кечкенә кунакларына зур булмаган бүләкләр тапшырды.